VIII Казан фотоконкурсына эшләр кабул ителә

Барлык эшләр дә электрон вариантта — CD һәм DVD дискларда тапшырылырга, яки электрон почта аша JPG форматта юлланырга тиеш, дип белдерә бәйгенең оештыру комитеты
(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Рәсилә Кәримова). Казан фотоконкурсның чираттагысына эшләр кабул ителә.
Әйтергә кирәк, әлеге чара Татарстанның бай мәдәни тормышының бер кисәге булып тора. Ул — республиканы, анда яшәүчеләрне танытуда, күрсәтүдә бер адым да.
Билгеле булганча, узган VII бәйгедә 400гә якын кеше катнашты һәм анда 5 меңнән артык эш тәкъдим ителгән иде. Жюри тарафыннан шулардан 39 кешенең эше яхшы дип табылды. Әлеге бәйге нәтиҗәләре белән казанлылар да таныша алды — Казанның эре сәүдә үзәкләренең берсендә — “Кольцо”да фотокүргәзмә оештырылды. Хәзерге вакытта ул “Тандем” сәүдә үзәгендә тәкъдим ителсә, 2009 елның 15 гыйнварында “Мега”да ачылачак.
Инде 10 ноябрьдән ук VIII бәйгегә эшләр кабул ителә башлады һәм бүгенге көндә конкурска Австрия, Әзәрбәйҗан, Әрмәнстан, Беларуссия һәм Россия төбәкләре авторларыннан 200дән артык эш кабул ителгән.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: барлык эшләр дә электрон вариантта — CD һәм DVD дискларда тапшырылырга, яки электрон почта аша JPG форматта юлланырга тиеш. Һәр номинациягә 10нан артык булмаган эш кабул ителә, дип белдерә бәйгенең оештыру комитеты.