Татарстан синоптиклары аяз һава вәгъдә итә

Казанда температура төнлә 18–20 градус салкын, Татарстан буенча – 15–23 градус.
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшем көтелми.
Казанда температура төнлә 18–20 градус салкын, Татарстан буенча – 15–23 градус. Көндез Казанда 9–11, Татарстан буенча 8–13 градус салкын.
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсенең рәсми сайтында хђвефле метеорологик күренешләр көтелми, дип хәбәр ителә.