Самара өлкәсе Гали авылына тиздән 400 ел тулачак

Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтыннан Самара өлкәсе Похвистнево районының татар Гали авылына куанычлы язма килеп төшкән
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтыннан Самара өлкәсе Похвистнево районының Гали авылына куанычлы язма килеп төшкән. Әлеге тарихи белешмәдә өлкәнең Гали авылына нигез салынуның төгәл датасы күрсәтелгән.
Рус патшалары Михаил Фёдорович, Иван Алексеевич, Пётр Алексеевич имзалаган документлар тупланмасында бүгенге Гали авылына кагылышлылары да юк түгел. Шуларның берсендә мондый юллар бар: ”... отец матери Миняша (Монаша) Гульбастан был пожалован ханом Ибрагимом тарханной грамотой.”
Бу юллардан күренгәнчә, Гөлбостанның атасына Ибраһим хан тарханлык биргән булган. Ә ул заманда тарханлык адәм баласына гаҗәеп зур өстенлекләр бүләк иткән. Казан архивларында Гөлбостанның улы Мөхәммәд –Азизханга бирелгән тарханлык ярлыгы сакланган. Миняшларның нәсел ыруын, шәҗәрәсен тикшереп чыккач, рәсми кәгазьләр шуны күрсәтәләр. Тархан Булат Монашев Кинель елгалары буйлап кондыз ауларга рөхсәт кәгазе ала. Бу документ 1613 ел белән теркәлгән. Әлбәттә, бу инде икенче теркәү. 1467-1479 елларда хакимлек иткән Ибраһим хан Монашевларның бабаларының бабаларына ук тарханлык биргән булган бит.
Тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков имзалаган һәм мөһер суккан документта Монашевларның ерак бабалары нигез салган Гали авылының тарих башын 1613 елдан башларга тәкъдим ясалган, гәрчә Али бабайга тарханлык 1479 елда ук бирелгән булса да.
Борынгы “Али” рус мохитендә Гали булып түгел, ә “Алькино” булып китә.
Димәк, 2013 елны Гали авылына 400 ел булачак. «Авыл түрәләре исә хәбәрне алу белән, быел ук әлеге зур мәшәкатькә әзерлекне башлап җибәрделәр. Ә эшләр күп. Гали турында китап бастырасы, юллар саласы бар. Һәр елны 20 бала туган авылда балалар бакчасы да юк. Ә бит 400 еллык юбилей датасын зур татар авыллары Сабантуе белән бергә билгеләп узачаклар. Ә ул – 2010 елны булачак.
Бер авыл тарихына гына таянып та шуны әйтеп була. Самара өлкәсендә татарлар гомер-гомергә дөнья күргәннәр һәм алар монда “диаспора” буларак түгел, ә төп халык булып яшәгәннәр», - дип белдерә Самара шәһәренең татар җәмгыяте сайты.