Равил Моратов Нурлат якташлыгының мактаулы президенты итеп сайланды

Казанда «Нурлатлылар якташлыгы» иҗтимагый оешмасын төзү буенча оештыру киңәшмәсе булып узды
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Казанда «Нурлатлылар якташлыгы» иҗтимагый оешмасын төзү буенча беренче оештыру киңәшмәсе булып узды. Анда ТРның беренче вице-премьеры Равил Моратов, һәм шулай ук Нурлат районыннан чыккан һәм Казанда төрле җитштерү, социаль һәм фән өлкәләрендә, республика идарә структураларында, хокук саклау органнары һәм бизнес өлкәсендә җаваплы вазифалар башкарган танылган шәхесләр катнашты. Киңәшмәне оештыру комитеты рәисе, «Корстон» кунакханә, мәдәни, күңел ачу комплексы генераль директоры Рәис Мөбәрәкҗанов алып барды.
Оештыру киңәшмәсенә чакырылганнар алдында Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шарапов чыкты һәм, беренче нисбәттән, республика башкаласында яшәүче якташлар белән алдарак та әһәмияткә ия булган үзара элемтә җепләрен сузу омтылышы булганлыгы, әмма, ниндидер сәбәпләр аркасында Нурлат якташлыгын төзү фикере ахырына кадәр җиткерелмәүен билгеләп үтте. Шулай ук ул арадан вакытсыз киткән Илдар Камаловның да бу юнәлештә кайбер тырышлыклар күрсәтүен рәхмәт сүзе белән искә алды.
«Без беләбез, Казанда Нурлат районыннан чыккан бик күп кеше яши, - дип дәвам итте башлык. – Алар арасында төрле өлкәләрдә хезмәт итүче активлар бик күп һәм аларның күбесе барлык нурлатлыларның да тормышын яхшыртуга таба юнәлдерелгән игелекле башлангычларда районга ярдәм итә алырлык. Иң алдан, сүз бүген тормышчан һәм профессиональ ориентир сайлаган, өлкәннәрнең ярдәме һәм киңәшенә мохтаҗ булган яшь буын турында бара», - дип ассызыклады Н.Шарапов.
Оештыру киңәшмәсендә Якташлыкның җитәкче органы – совет сайланды. Аның рәисе итеп «Казаньнефтепродукт» предприятиесе директоры Рөстәм Шәриф улы Хафизов, аның урынбасарлары итеп Нурлат муниципаль районы Советы аппараты җитәкчесе Флюра Рәшит кызы Ногуманова, Рәис Сәхип улы Мөбәрәкҗанов, ТР ЭЭМның җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе Владимир Викторович Иванов сайланды. «Нурлат якташлыгы» иҗтимагый оешмасы сәркатибе вазыйфасын ТР Президенты Аппараты дәүләт хезмәте департаментының баш консультанты Ирек Мәҗит улы Кәлимуллин башкарачак. Якташлыкның мактаулы президенты итеп Равил Фатыйх улы Моратов сайланды. Оешманы гамәлгә кую һәм теркәү белән бәйле булган барлык чаралар да үткәрелеп бетерелгәч, якын араларда, Казанда якташлыкның офисын ачу көтелә. Аны ачу Нурлат районныннан чыкканнарга бер-берсе белән даими төстә элемтәдә торырга һәм якташлык мәсьәләләрен оператив рәвештә чишүдә ярдәм итүгә мөмкинлек бирәчәк.