Р.Ратникова:«Сәләтлеләргә ярдәм кирәк, булдыксызлар әрсезлекләре белән үзләре алга ыргыла»

Республикабызның Дәүләт Советы депутатлары исеменнән сәламләп, шундый яшьләребез булуы белән горурлануыбызны белдерәм, диде ул Татарстанның сәләтле яшьләрен бүләкләү тантанасында

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында республиканың 14-25 яшьтәге сәләтле яшьләреннән 165 егет һәм кызны бүләкләү тантанасында хәбәр ителгәнчә, «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проекты кысаларында Татарстанда сәләтле яшьләргә дәүләт ярдәме күрсәтелә, үзен танытыр өчен шактый мөмкинлекләр бирелә. Быел шундый яшьләрдән 44енә 60ар мең сум, 121енә 30ар мең сум күләмендә премия тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында - балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмалары лидерлары, халыкара, бөтенроссия һәм республика олимпиадалары, һөнәри осталык, фәнни-техник һәм  сәнгати иҗат конкурсларында алдынгы урыннарны яулаучылар, спортчылар.

Әлеге проект юнәлеше республикада 3 ел дәвамында тормышка ашырылу баршында югары һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларының җиңүчеләр арасында өлеше арта бара (2006 елда 16,7 процент булса, быел – 23,6 процент); җиңүчеләр арасында мәктәп балалары өлеше югары кала бирә (2006 елда – 71,8 процент, быел – 70,3 процент) ; «фәнни-техник иҗат һәм уку-тикшеренү эшчәнлеге» номинациясендәге премия лауреатлары саны иң күбесе (быел  - 127 кеше, ягъни җиңүчеләрнең 78 проценты).

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов белән ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиевтән соң ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова тантанада: «Татарстан Республикасы үзенең сәләтле балаларын зурлый һәм тәбрикли. Республикабызның Дәүләт Советы депутатлары исеменнән сәламләп, шундый яшьләребез булуы белән горурлануыбызны белдерәм. Сәләтле яшьләренә игътибар биреп, республикабыз җитәкчелеге бик дөрес эшли, чөнки сәләтлеләргә ярдәм кирәк, ә булдыксызлар әрсезлекләре белән үзләре алга ыргыла», - дип билгеләп үтте. Шулай ук ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсе җитәкчесе Александр Терентьев та яшьләргә үзенең теләкләрен җиткерде.