Р.Моратов: «Яшьләр яулаган үрләр үзләре өчен генә түгел, татарстанлылар өчен дә әһәмиятле»

Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында үткәрелгән республиканың сәләтле яшьләреннән 165 кешене бүләкләү тантанасында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары әнә шулай дип белдерде

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында республиканың сәләтле яшьләрен бүләкләү тантанасы үткәрелде.
«Мәгариф» өстенлекле илкүләм проекты кысаларында Татарстанда инде 3 нче ел рәттән «Сәләтле яшьләргә дәүләт ярдәме» юнәлеше гамәлгә ашырыла. Илкүләм проектта сәләтле яшьләрнең катнашуы җәмгыять үсешенең ресурсы һәм мөһим фактор буларак кабул ителә, ә андый яшьләрнең мәгарифкә, икътисади һәм сәяси процессларга керешеп китүе аерым төбәкнең, шулай ук илнең дә алга таба үсешенә өстәмә этәргеч бирә. «Ә Татарстан икътисадының киләчәген без үзебез өчен инновацион икътисад буларак билгеләдек, - дип белдерде «Пирамида» сәхнәсенә сәләтлеләрне котлар өчен чыккан ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов. - Үзләрен республикада гына түгел, тырышлыклары, хезмәт сөючәнлекләре белән Татарстан һәм аның халкы данын илкүләм һәм халыкара олимпиадаларда яклаган яшьләрне Татарстан Хөкүмәте исеменнән сәламләп, рәхмәт белдерәм. Чыннан да, алар яулаган үрләр үзләре өчен генә түгел, барлык татарстанлылар өчен дә әһәмиятле: 3 млн. 800 мең кешесе булган Татарстанның шуның кадәр сәләтле балалары, яшьләре булуы бик куандыра», - дип, вице-премьер илкүләм олимпиадалар нәтиҗәләре, грантлар алу буенча республикабыз яшьләренең, Мәскәү белән Санкт-Петербургтан соң, 3 нче урын яулап килүен, ә инде республикада кеше санына яшь лидерларны бүлеп караганда, Татарстан алдарак булуын искәртте.
14-25 яшьтәгеләр арасыннан иң сәләтлеләрен сайлап алу конкурсы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән расланган илкүләм олимпиадалар һәм башка шундый зур чаралар, шулай ук ТР Премьер-министры  тарафыннан имзаланган республикада төбәк һәм төбәкара чаралар исемлекләре буенча үткәрелгән. Аерым алганда, анда социаль әһәмиятле һәм иҗтимагый эшчәнлек, фәнни-техник иҗат һәм уку-тикшеренү эшчәнлеге, сәнгати иҗат, һөнәри осталык, спорт юнәлешләрен эченә алган номинацияләр каралган. Тантанада игълан ителгәнчә, Татарстан яшьләре ел  саен сәләтлеләргә ярдәм йөзеннән гамәлгә куелган премияләр лауреатлары саны буенча Россия Федерациясендә алдынгы урыннар яулый. Быел безнең төбәк өчен 42 премиягә квота каралган, ә лауреатлар саны – 165. Федераль бюджеттан бүлеп бирелгән гомуми сумма  быел 6,27 млн. сум булып, шулар 165 егет һәм кыз арасында бүленә: 44енә – 60ар мең сум, 121 кешегә – 30ар мең сум.
Искәртеп үтәбез: 2006 елда 6,51 млн. сум 174 кеше арасында бүленгән иде, 2007 елда 5,97 млн. сум – 159 кеше арасында.
 Чыгышының соңында Р.Моратов шундый сәләтле, эшлекле яшьләр тәрбияләгән һәм ныклы белем биргән укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде: «Беренче класстан башлап, хәтта аннан алданрак та укытучылар балаларга белем бирүдә зур көч куя. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында үткәрелгән Гыйльми совет утырышында катнашкан Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев тә, укытучы һөнәре республикада төп һөнәргә әйләнергә тиеш, дигән иде. Чөнки укытучылардан башка гына без камилләшә бармас, үрләрнең берсен дә яулый алмас, көндәшлеккә сәләтле булмас идек. Россия Федерациясе субъектлары арасында яхшы яктан аерылып торабыз икән, монда аларның да өлеше бар. Үз чиратыбызда, без киләчәктә укытучылар эшчәнлегенә ярдәм итүгә, уку йортларының матди-техник базасын ныгытуга юнәлдерелгән программалар кабул итәчәкбез», - дип, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары бер төркем укытучыга Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Яшьләрне тәбрикләп, ТР мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев: «Республикада 115 төрле милләт вәкиле яши, шулар арасында зур уңышларга ирешкән яшьләрнең меңләгәненнән 165 кеше сайлап алдык. Шунысы мөһим: бездә үзеңне, сәләтеңне күрсәтү мөмкинлеге бар, һәм сәләтлеләр онытылмый. Президентыбыз һәм Хөкүмәтебез сәләтле яшьләргә һәрьяклап ярдәм итә. Шулай булгач, эзләнегез, максатка ирешү өчен әрсез булыгыз, уңышлылыкка омтылыгыз!», - дип, яшьләрне рухландырды.
Концерт номерлары белән үрелеп барган тантанада республикабызның танылган сәхнә сәнгате осталары һәм коллективлары катнашты.