Казанлыларны Кыш бабайның туган ягына сәяхәт көтә

Аларны Кыш иленә 981/982 нче номерлы Казан-Великий Устюг поезды илтәчәк
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Горький тимер юлы Казан бүлегенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр хезмәте хәбәр итүенчә, 2009 ел башында балалар гына түгел, теләгән һәркем Кыш бабайга кунакка бара ала. 4 гыйнварда Казаннан алты вагонлы махсус туристлык поезды Кыш бабайның туган төбәгенә юл ала. 981/982 нче номерлы Казан-Великий Устюг поездының пассажирлары мәктәп укучылары һәм аерым гаиләләр булыр дип көтелә. Юлда төрле уен, викториналар оештырып аларның күңелен аниматорлар ачачак. «Яңа ел» туристларын анда Великий Устюгта мавктыргыч программа көтә. Алар Кыш бабай белән күрешәчәк, аның почтасы белән танышачак. Программада әкият йортына, кышкы бакчага сәяхәт кертелгән.
Поезд Казанга 7 гыйнвар көнне әйләнеп кайтачак.