^ТР Дәүләт Советы депутатлары игътибарыннан сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләре читтә калмады

^ТР Дәүләт Советы депутатлары игътибарыннан сәламәтлек саклау һәм мәгариф өлкәләре читтә калмады

(Казан, 23 декабрь, “Татар-информ”, Мария Семенова). ТР Дәүләт Советы сессиясендә депутатлар мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге дәүләт вәкаләтләрен җирле үзидарә дәрәҗәсенә тапшыруга кагылышлы ике закон проектын кабул итте.

ТР муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына сәламәтлек саклау өлкәсендә аерым дәүләт вәкаләтләре бирү турында закон проекты, аерым алганда, муниципалитетларның йогышлы авыруларны кисәтү, таралуын чикләү һәм бетерү, вакцинация үткәрү, шулай ук яңа туган балаларны махсус сөт продуктлары белән тәэмин итүне оештыру белән бәйле чараларны оештыру һәм үткәрү буенча муниципалитетлар эшчәнлеген җайга сала.

Икенче закон проекты муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсенә күчерелгән махсус белем бирү учреждениеләрендә һәркем алырлык һәм бушлай башлангыч, урта һәм төп гомумбелем бирүне оештыру буенча ТР дәүләт вәкаләтләрен финанс яктан тәэмин итү тәртибен билгели. Закон актын тәкъдим итүче докладчы, ТР мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов сүзләренчә, әлеге проект республика бюджетыннан артык чыгымнар таләп итмәячәк, бары тик акчаларны бүлүгә генә китерәчәк.