ТР Дәүләт Советы депутатлары дәүләт вазифалары турындагы закон проектын киләсе елга калдырды

ТР Дәүләт Советы депутатлары дәүләт вазифалары турындагы закон проектын киләсе елга калдырды

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Мария Семенова). Татарстан Дәүләт Советының 20нче утырышында икенче укылышта узган утырышта кабул ителгән һәм гомумән кабул итәргә әзерләнгән ТР дәүләт вазифалары турындагы закон проекты бәхәс тудырды. Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты карары буенча бу закон проекты икенче укылышка кайтарылды һәм дәүләт вазифасын башкару вакыты тәмамлангач та эшләвен дәвам иткән затларга пособие түләү буенча төзәтмәне тагын бер тапкыр карау өчен яңадан тикшерелде.

Искә төшереп үтәбез, ТР Дәүләт Советының алдагы сессиясендә бу мәсьәлә буенча озак вакытлы бәхәстән соң төзәтмә кабул ителде. Әмма ТР Президенты Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга карарның законлы булмавын күрсәткән мөрәҗәгать җибәрде. “Дәүләт вазифалары, кагыйдә буларак, билгеле вакытка билгеләнә. Дәүләт вазифасын башкаручы гражданинга бу шартлар таныш һәм ул алдан үзенең хезмәт эшчәнлеген планлаштыра ала”, - диелә документта.

Алда әйтелгән төзәтмәләрдән тыш бүген сессиянең 20нче утырышында ТР Прокуроры Кафил Әмировның РФ законы буенча бу закон проекты эшкәртелеп бетмәвен раслаган соравы яңгырады. Моннан тыш, К.Әмиров сүзләренчә, закон проекты хуҗалык эшчәнлеге белән шөгыльләнүне тыеп, (фәнни, педагогик һәм иҗаттан кала) даими эшләүче депутатлар эшчәнлеген чикли. Парламент спикеры бу фикерне хуплады.

Озак вакытлы бәхәстән соң закон проекты 2006 елның 20 гыйнварында булачак ТР Дәүләт Советы сессиясенең киләсе утырышына калдырылды.