Казанның Никахлашу сараендә 2005 елда 2000нче парны теркәделәр

Казанның Никахлашу сараендә 2005 елда 2000нче парны теркәделәр

(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ», Сергей Семеркин). Бүген Казанның Үзәк Никахлашу сараенда Татарстан башкаласының юбилей елында 2000нче парны теркәделәр.

Елена Зверева һәм Илья Похомов бу көнгә кадәр исемнәре Никахларны теркәү китабына кертеләчәген белмәгәннәр. Яшьләрне әти-әниләре, туганнары һәм дуслары котлады. Елена һәм Илья Казан хакимиятеннән бүләкләр алдылар, ә "Интехбанк" вәкиле яшьләргә яңа гаиләдә муллык билгесе булган алтын тәңкә тапшырды.