Казанда Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышланган фестиваль узачак

Фестивальдә бистә турында истәлекләр җыю планлаштырыла.
(Казан, 23 ноябрь, "Татар-информ"). 10-15 декабрьдә Казанда Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышланган JADID FEST фестивале узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.Күргәзмәләр һәм лекцияләр, концерт, маркет, балалар һәм яшүсмерләр өчен остаханәләр оештырылачак. Шулай ук фестиваль вакытында бистә резидентлары тарафыннан мәчетләрдән алып югары уку йортларына кадәр оештырылган экскурсияләр һәм чараларда катнашырга мөмкин булачак.Беренче тапкыр JADID FEST бистәнең чын бәйрәме булачак. Аерым алганда, 14 декабрьдә фестивальнең төп бинасында дизайн-маркет, балалар өчен мастер-класслар сериясе, акустик концерт узачак.JADID FEST чарасы 2015 елдан башлап ел саен үткәрелә. Быел JADIDFEST иҗади форматларны файдаланып, туган якны тарихи өйрәнү характерына ия булачак. Фестивальнең максаты – Яңа Татар бистәсенең тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыру.Фестивальдә шулай ук ТАССРның 100 еллыгына багышланган Мәдәният министрлыгы белән уртак медиапроект ярдәмендә бистә турында истәлекләр җыю планлаштырыла.