“Озын куллы” кызга эш табылган

Ул 70 мең сумлык кесә телефоны урлаган булган

 (Казан, 23 ноябрь, “Татар-информ”). Әлмәтнең бер кәрәзле элемтә салонында эшләгән 21 яшьлек кызны дүрт айга төзәтү эшләренә хөкем иттеләр.

Ул телефон сату буенча белгеч булып эшләгәндә август аенда дүрт Samsung телефоны (һәркайсы 12 196 сумлык), зәңгәр төстәге тагын бер Samsung (9484 сумлык) һәм өч Alcatel (4200 сумнан) урлаган. Кыз гаебен таныган. 70000 сумлык кесә телефоны урлаган кызны суд дүрт айга төзәтү эшләренә хөкем итте, дип белдерә “Әлмәт таңнары” басмасы.