news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда капиталь ремонт буенча 13 программаны гамәлгә ашыру төгәлләнгән

Программа барлыгы 3,5 мең объектны үз эченә ала.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда гомуми күләме 2,5 миллиард сум тәшкил иткән республика күләмендәге капиталь ремонт буенча 13 программаны гамәлгә ашыру тәмамланган.

Программа барлыгы 3,5 мең объектны үз эченә ала. Бу атнада Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте идарәсе объектларын капиталь ремонтлау программасы төгәлләнде, диде ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры урынбасары Алексей Фролов ТР Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Министр урынбасары китергән мәгълүматлар буенча, бүгенге көндә Казанда 3 балалар бакчасы, 8 медицина стационары, Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы 4 бина, 4 балалар сәламәтләндерү лагеры, 2 яшүсмерләр клубы, 3 спорт объекты һәм Әтнә районындагы бер стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмасында капиталь ремонт эшләрен төгәллисе калган.

«Чистарту корылмаларын яңарту һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау» программасы буенча сигез объектның алтысында эшләр тәмамланган. Ике муниципалитеттагы ике объектта эш бүген дә бара. Төзелеш-монтажлау эшләренең үтәлеше 96 процент тәшкил итә.

«Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендә газ куллану челтәрләрен төзү һәм реконструкцияләү, блок-модульле котельныйлар һәм тышкы казаннар урнаштыру» программасы республиканың 11 районында тәмамланган. Ике муниципаль берәмлектә программа чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә. Эшләр 99 процентка башкарылган.

«Халыкны эчәргә яраклы су белән тәэмин итү» программасы буенча республиканың 42 муниципаль районында планлаштырылган чаралар тулысынча гамәлгә ашырылган. Нурлат районында да эшләр төгәлләнеп килә.

«Торак фонды мониторингы» Дәүләт системасы мәгълүматлары буенча, күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы нигезендә бүгенге көндә лимит 97 процентка үзләштерелгән. Абсолют саннарда үзләштерү күләме 6,4 миллиард сум тәшкил итә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100