news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рамил Муллин Бөтенроссия халык санын алуда катнашты

Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы халыкны җанисәптә катнашырга өндәде.

Рамил Муллин Бөтенроссия халык санын алуда катнашты
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рамил Муллин Бөтенроссия халык санын алуда катнашты. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Дәүләт хезмәтләре сайтында халык санын алу уздым. Бик тиз һәм уңайлы! Барлык халыкны исәпкә алучылар эшен җиңеләйтергә һәм минем үрнәгемә иярергә чакырам», — дип мөрәҗәгать итте түбәнкамалыларга Instagram битендә Рамил Муллин.

Исегезгә төшерәбез, Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аны өч ысул белән узарга була: гадәттәгечә, исәпкә алучы өйгә килгәч, мөстәкыйль рәвештә Дәүләт хезмәтләре порталында яки исәпкә алу пунктында.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100