Чирмешән районында урманчы якташлары истәлегенә стела урнаштырдылар

Ривгать Минталип улы Мотыйгуллин 30 еллап гомерен урманчылыкка багышлый.

(Чирмешән, 23 октябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән»). Чирмешән районының Светлогорский бистәсе янында хезмәттәшләре Чирмешән урман хуҗалыгына нигез салган Татарстан Республикасының атказанган урманчысы Ривгать Мотыйгуллин истәлегенә стела урнаштырдылар һәм чыршылар утырттылар.

Районда урман хуҗалыгы 1991 елда оеша. Аны ачуга, биналарын төзүгә, матди-техник база булдыруга тумышы белән Бәркәтә авылыннан Ривгать Минталип улы Мотыйгуллин зур көч куйган. Ул 30 еллап гомерен урманчылыкка багышлый.