news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» агентлыгында республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр

«Татарстанда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы» конкурсына 473 эш кабул ителгән.

«Татмедиа» агентлыгында республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр
Рамил Гали

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Эльвира Зәйнулина). «Татмедиа» республика агентлыгында «Татарстанда социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларның эшчәнлеген иң яхшы яктыртучы» конкурсына нәтиҗә ясадылар. Быел бәйгедә 473 эш катнашты.

«Конкурсны дүртенче тапкыр үткәрәбез. Ул Татарстан Иҗтимагый палатасы катнашында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан оештырыла. Безнең өчен конкурсның әһәмиятле һәм актуаль булуы бәхәссез. Моны кабул ителгән эшләр саны раслый. Узган ел 280 эш тапшырылды, быел 473 эш», — диде «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов.

Аның сүзләренчә, массакүләм мәгълүмат чаралары һәм коммерцияле булмаган оешмалар охшаш функцияне башкара. «Икесе дә җәмәгатьчелек игътибарын проблемаларга һәм аларны хәл итүгә җәлеп итә. Без, агентлык буларак, коммерцияле булмаган оешмалардан хезмәттәшлек итү турындагы күпсанлы тәкъдимнәрне теркибез. Массакүләм мәгълүмат чаралары һәрвакыт ярдәм итәргә, эшкә кушылырга тырыша», — диде ул.

Бүләкләү чарасында дүрт номинациядә призлы урын алган 13 журналист булырга тиеш иде. Әмма катлаулы эпидемиологик вазгыять сәбәпле, кайбер журналистлар районнардан килә алмаган. Җиңүчеләргә диплом, чәчәк, шулай ук акчалата бүләк тапшырдылар.

«Әгәр җиңүчеләрне 8 мартка җыйсалар, бу нәкъ шулай булыр иде. Кызлар, бу мине шатландыра. Журналистның авыр хезмәте хатын-кызлар җилкәсендә булып чыга. Барлык җиңүчеләргә рәхмәт белдерәм. Бу эшләр зур мәгънәгә ия», — диде Татарстан Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева.

Зилә Вәлиева конкурста җиңүчеләрнең эшләрен бер китапка тупларга тәкъдим итте.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе Наталья Рыбакова да призлы урын алды. Ул «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә Татарстанның социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар эшчәнлеген яктырту буенча иң яхшы мәкалә» номинациясендә 3 нче урын өчен диплом һәм акчалата премия белән бүлкәләнде.

Бәйге 11 июльдә башланды, гаризалар 31 августка кадәр 4 номинация буенча кабул ителде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100