Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Нурлат районы юлларына яңа видеокамералар куйдылар
Камералар хәрәкәт итүче автомобиль агымының тизлек режимын конрольдә тота.
(Казан, 22 октябрь, «Татар-информ»). Нурлат районы юлларына өч яңа фото- һәм видеотеркәү камерасы куйдылар. Бу турыда «Нурлат-информ» хәбәр итә.
Шулай итеп, бер камера Кузайкино-Нурлат автоюлының 86нчы километрында, икенчесе Чистай-Аксубай-Нурлат автоюлының 114нче километрында урнаштырылган. Өченче камера шәһәрнең Совет урамы 173 йорт янына куелган.
Камералар хәрәкәт итүче автомобиль агымының тизлек режимын конрольдә тота. Шулай ук йөртүченең һәм пассажирларның иминлек каешы эләктермәү очраклары да теркәләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз