news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда Абдулла Алишның нәсел дәвамчысы вафат

Илдар Алишев - яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүгә багышланган кырыктан артык эш авторы.

Чаллыда Абдулла Алишның нәсел дәвамчысы вафат

(Чаллы, 23 октябрь, «Татар-информ»). Чаллыда 69нчы яшендә хезмәт ветераны, педагог, язучы Абдулла Алишның нәсел вәкиле Илдар Алишев вафат булды.

Кырык елдан артык гомерен Алишев мәгариф өлкәсендә эшләүгә багышлый. 1994 елдан ул Чаллы педагогия университетында эшли. Педагогика һәм психология кафедрасының өлкән укытучысы, педагогика һәм психология кафедрасы мөдире, чит телләр факультеты деканы, педагогика һәм психология кафедрасы доценты вазифасында эшли. 2018 елдан бирле пенсиядә була.

Илдар Абдулла улы Алишев танылган татар язучысы Абдулла Алишның бертуганының оныгы булган. Бу факт аның дөньяга карашын формалаштыруга йогынты ясаган. Алишев - яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүгә багышланган кырыктан артык эш авторы. Моннан тыш, ел саен 9 майда Муса Җәлил исемендәге скверда җәлилчеләрне искә алу акциясен дә нәкъ менә ул башлап җибәргән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100