Альберт Рәхмәтуллинның әтисе вафат булу сәбәпле, «Ак Барс» холдингы кайгы уртаклаша

Кайбыч муниципаль районы башлыгының әтисе Илгизәр Рәхмәтуллин бүген 88 яшендә вафат булган.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллинның әтисе Илгизәр Рәхмәтуллин вафат булган. Шул сәбәпле, Иван Егоров җитәкчелегендәге «Ак Барс» холдинг компаниясе» акционерлык җәмгыяте коллективы Альберт Рәхмәтуллинга кайгы уртаклашу белдерде.

Илгизәр Рәхмәтуллинга 88 яшь булган.