«Зәкят» фонды аз керемле гаиләләрдән булган шәкертләргә бушлай туклану оештыра

Әлегә акция «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләрне колачлый.
(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды аз керемле гаиләләрдән булган шәкертләр өчен бушлай туклану оештыра башлады. Әлеге башлангычны беренчеләрдән булып фондның даими партнеры – Казанның “Азу” хәләл туклану челтәре кафесы хуплап чыкты. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итә. Әлегә акция «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләрне колачлый. Аларга ял көннәрендә беренче һәм икенче ризыклар тәкъдим ителәчәк. Алга таба хәйрия акциясен киңәйтү күздә тотыла.Әлеге башлангыч кысаларында ярдәм итү буенча +7 (843) 225-33-22 телефонына шалтыратырга мөмкин.