Ноябрьдә ике көн өстәмә ял була

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне, 6 ноябрьдә Татарстан Конституциясе көне бәйрәм ителә.
(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Ноябрь аенда Татарстанда яшәүчеләр ике көн өстәмә ял итәчәк. Бу турыда Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне бәйрәм ителә. Татарстан Конституциясе көне буларак 6 ноябрь республикада ял көне булып санала.5 ноябрьдә бәйрәм алды көн булу сәбәпле, эш көне бер сәгатькә кыскара.