23 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

УАЗда дөнья тирәли сәяхәт иткән татар егете Казанга килеп җитте, Камал театры биш сәгатькә сузылган яшьләр тамашасы чыгарды.

Камал театры биш сәгатькә сузылган яшьләр тамашасы чыгарды / «Сишәмбе көн кич белән» тамашасы театрның Кече залында тәкъдим ителә.

«Зәкят» фонды аз керемле гаиләләрдән булган шәкертләргә бушлай туклану оештыра / Әлегә акция «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем алучы шәкертләрне колачлый.

Татарстан Президенты «Театраль Идел буе» иҗтимагый проектын хуплады / Иң яхшы спектакльләр өчен тавыш бирү 1 ноябрьдә башлана.

Татарстан Дәүләт Советы утырышы Әнәс Исхаковны искә алудан башланды / Фәрит Мөхәммәтшин Азнакайның элекке башлыгы Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә саллы өлеш керткәнен билгеләп узды.

«Шомбай-fest-2019» фестивале курчаклар парады белән башланды / Курчак театры фестивале 28 октябрьгә кадәр дәвам итә.

УАЗда дөнья тирәли сәяхәт иткән татар егете Казанга килеп җитте / Проблемагызны башыгызда чишә алмасагыз, сез аны бернинди Бразилия, Мексикада да чишә алмыйсыз, дигән нәтиҗәгә килгән Рөстәм Казанбаев.

Фәрит Мөхәммәтшин: Бюджет киеренке булса да, социаль юнәлешен югалтмады / Бюджет турында закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Сукбай хайваннарны тоту һәм карау өчен акча икеләтә артачак / Закон проекты нигезендә, бу максатларга республика бюджетыннан чыгым 56,5 млн сумга җиткереләчәк.

Фәрит Гыйбатдиновның 60 яшьлеге уңаеннан «Кәрван мирас» этник тамашасы була / Чакыру билетларын Бөтендөнья татар конгрессының оештыру бүлегендә алып була.

Мәскәүдә Минзәлә драма театры гастрольләре «Кыз урлау» премьерасы белән ачылды / Бүген Минзәлә артистлары Гусейн Джавидның «Иблис» фаҗигасен тәкъдим итәчәк.