Татарстанның күз табибы: "Күрү сәләте бозылу гаджетлар куллану белән бәйле"

Хәзерге заманда гаджетларны кулланудан баш тартып булмый, шуңа күрә һәр 45 минут саен тәнәфес һәм күзләргә зарядка ясарга кирәк, ди табиб.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда беренче сыйныфка керүчеләрнең бары тик 20 процентында гына күз күрүендә җитешсезлекләр бар. Әмма мәктәп тамамлаучылар арасында начаррак күрә башлаучыларның саны 60 процентка җитә. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник офтальмологик хастаханәсе баш табибы Айдар Әмиров хәбәр итте.

«Кызганыч, балаларда тумыштан катаракта һәм глоукома булырга мөмкин, әмма аларның процентны аз. Миопия һәм глаукома нәселдән күчәргә мөмкин. Кагыйдә буларак, бишенче сыйныфка балаларда миопия (ерактан начар күрү) авыруы артуы күзәтелә. Бу күзләр катнашындагы зур күләмле эш һәм гаджетлар куллану белән бәйле», – дип аңлатты табиб.

Эксперт ата-аналарга балаларының көн саен компьютер алдында күпме вакыт уздырганын күзәтергә киңәш итте. Хәзерге заманда гаджетларны кулланудан баш тартып булмый, шуңа күрә һәр 45 минут саен тәнәфес һәм күзләргә зарядка ясарга кирәк.