Татарстанга 2017 ел ахырына кадәр барлыгы 3 миллион турист килүе фаразлана

Туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты фаразлары буенча, туристлар агымы ел ахырына кадәр 6,5 - 8 процентка үсә ала.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ", Айгөл Мотыйгуллина). 2017 ел азагына Татарстанга килүче туристларның саны узган елга карата 6,5 – 8 процентка үсә ала. Бу хакта "Татар-информ"да Kazan Tourism Forum-2017 багышланган матбугат конференциясендә Туризм буенча Татарстан Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде.

"Бүгенге көндә республикадагы төп турист үзәкләре 10нан 25 процентка кадәр үсеш күрсәтә. Гомумән алганда, Татарстанда туристлар агымы, узган ел белән чагыштырганда, 6,5 процентка арткан. Бу бик яхшы күрсәткеч, үсеш динамикасы - уңай. 2017 елны без 6,5-8 процент үсеш белән ябарбыз дип өметләнәбез. 2016 елда Татарстанда 2,9 миллион турист булган. Минемчә, 2017 елда без 3 миллионлык күрсәткечне узарбыз", – дип билгеләп үтте спикер.

Kazan Tourism Forum-2017 Казанда 2 ноябрь көнне "Корстон"да старт ала. Агымдагы елның форум темасы туризм территорияләре белән идарә итүгә багышланган. Оештыручылар сүзләренчә, бу теманы сайлау әлеге өлкәнең әйдәп баручы дөньякүләм трендларына бәйле.

"Быел без табигать белән бәйле теманы кузгатачакбыз, – "Табигать һәм туризм: интеграция бармы ". Россиялеләр өчен бу мәсьәлә аеруча актуаль. Әйтик, милли парктан туристик урын ясарга ярыймы?", – дип билгеләп үтте үз чыгышында матбугат очрашуының тагын бер спикеры– Татарстанның туризм үсеше үзәге генераль директоры Оксана Саргина.

Татарстанда экотуризмны үстерү зарурлыгын Сергей Иванов та ассызыклады. Аның фикеренчә, lifestyle туризмының үсешенә дә зур потенциал салынган. Әлеге төрне сәламәт яшәү рәвешен сайлаучы, спорт, ау, балык тоту белән шөгыльләнүче кунаклар сайлый.