Синоптиклар Татарстан юлларында бозлавык булу ихтималы турында кисәтә

Һава температурасы төнлә республикада 2-7 градус салкын була.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары һава шартларының начараюы турында кисәтә. Иртәгә, 24 октябрьдә, төнлә һәм иртән республика юлларының аерым урыннарында бозлавык хасил була ала, дип хәбәр итә Татарстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда һава температурасы төнлә республикада 2-7 градус салкын була.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгынңы ЮХИДИ идарәсе үз вакытында машина йөртүчеләрне җәйге тәгәрмәчләрне кышкысына алмаштырырга һәм юлларда сак булырга чакырды.