Нурлатта 700 мең сумнан артык алимент бурычы булган ир-ат хөкем ителгән

Суд гаепләнүчене сигез ай төзәтү эшләре җәзасына тартты, хезмәт хакының 8 проценты дәүләткә күчереләчәк.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ").  Нурлат районы суды шушы җирлектә яшәүче иргә карата җинаять эшен карады. Ул “Балаларны тотуга акча бирмәү” маддәсе буенча гаепле дип табылган, дип хәбәр итте өлкән прокурор ярдәмчесе Руслан Галиев.

Судта ачыкланганча, 2012 елның сентябрендә ир-атка үз кызына алимент түләү буенча җинаять эше ачыла. Әмма 2013 елның гыйнварыннан агымдагы елның сентябренә чаклы ул алимент түләүдән качып йөри. Гомуми бурыч суммасы 700 мең сумнан артып киткән.

Элегрәк тә Нурлат кешесе бу маддә буенча җаваплылыкка тартылган була. Ул чакта аны 100 сәгатьлек мәҗбүри эшкә җәлеп итәләр.

Суд гаепләнүчене сигез ай төзәтү эшләре җәзасына тартты, хезмәт хакының 8 проценты дәүләткә күчереләчәк.