Казанда җитәкче хатын-кызларның саны арткан

Дүрт ел элек аларның саны 26 % булса, хәзер 32 %.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). Казанда елдан-ел җитәкче хатын-кызларның саны арта бара. Дүрт ел элек аларның саны 26 % булса, хәзер 32 %. Бу хакта HeadHunter тикшерүләр хезмәте хәбәр итә.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, җитәкче булып эшләүчеләр инглиз телен профессиональ дәрәҗәдә белә.

Казанда ир-ат җитәкчеләр 68%, хатын-кыз җитәкчеләр - 32%.