Казан башкарма комитеты 43 фатир хуҗасына компенсация түләгән

130 йортта комплекслы, 66 йортта үзәк җылыту системасына, 60ында — су белән тәэмин итү системасына ремонт үткәрелгән.

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ", Лилия Чанышева). Казан башкарма комитеты 43 фатир хуҗасына, түбә ремонтлаганда, зыян килгән өчен, компенсация түләнгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә Казан башкарма комитеты торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин җиткерде.

2017 елда 240 йортка капиталь ремонт үткәрелгән. 130 йортта комплекслы, 66 йортта үзәк җылыту системасына, 60ында су белән тәэмин итү системасы ремонт эшләре башкарылган. 22 ишегалды тәртипкә китерелгән. 45 йортта яңа 137 лифт куелган, 130ы ремонтланган.