Апас музеенда яңа күргәзмә эшли

Апаста сәгатьчеләр династиясе дә бар.

(Апас, 23 октябрь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апаста сәгатьчеләр династиясе дә бар. Әтисе Наил Салаватов һөнәрен улы Назыйф лаеклы дәвам итә. Апас музееенда аның шәхси күргәзмәсе оештырылды, дип яза район газетасы.

Стендларда узган гасырда һәм бу меңъеллыкта чыгарылган өстәл һәм кул сәгатьләре бар. Боларның барысы да музей залларына Апас сәгать төзәтү остасы Назыйф Салаватовның эш остаханәсеннән китерелде.