23 октябрьнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларына эш сәфәрендә, Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакыра.

Рөстәм Миңнеханов Америка Кушма Штатларына эш сәфәре кыла/ Татарстан Президенты Хьюстон (Техас штаты) һәм Сан-Франциско (Калифорния штаты) шәһәрләрендә булачак.

Мирфатыйх Зәкиев: Татар теле яшәеше милләтнең үзеннән тора/ Россиядә Сталиннан башланган милләтләрне бетерү тенденциясе яңадан кузгалып килә, ди академик.

Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакыра/ Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасында татар теленә карата оештырылган көчле басымга каршы булуын белдерә.

“Төп йорт” фестивале гаилә ансамбльләрен барлый/ Алексеевск районында талантлы гаиләләр сәхнә тотты.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХII әдәби премия лауреатлары һәм стипендиатлары билгеле/ 25 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында быелгы әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы булачак.

Рашат Якупов: Инглиз телен укыту тәҗрибәсенә таянып, “Сәлам” яңа буын дәреслеген төзибез/ “Сәлам” дәреслегенең үзенчәлеге – игътибарны коммуникатив методикага, сөйләшүгә, аралашуга, татар теленә җәлеп итү.

Президент продукция сертификатлы булырга тиеш диде - Дәүләт Советы депутаты/ Таһир Һадиев республика лидерының парламентка юнәлдерелгән еллык юлламасына анализ бирде.

Татарстанның Балалар һәм курчак театрларына 8 миллион 795 мең сум федераль акча килә/ Акча театрларның иҗади эшчәнлеге һәм техник җиһазландыру өчен каралган.

Гидрометеорология үзәге быел кышын суыклар да, җылытулар да вәгъдә итә/ Россия Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге башлыгы Роман Вильфанд быелгы кыш температура буенча нормага якын булачак, дип фаразлый.

Ата-аналар татар телен мәҗбүри рәвештә укытуны сорап имза җыя/ Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгына, Россия Мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенә петиция әзерләнгән.