Чаллыда “Кәләшләр парады” фотокүргәзмәсе узачак

25 октябрьдә Чаллының “Сәүдә кварталы”нда “Кәләшләр парады” фотокүргәзмәсе ачыла, ул ике атна дәвам итәчәк
(Казан, 23 октябрь, “Татар-информ”). 25 октябрьдә Чаллының “Сәүдә кварталы”нда “Кәләшләр парады” фотокүргәзмәсе ачыла, ул ике атна дәвам итәчәк. Искәртеп узабыз, кәләшләр парады Автошәһәр урамнары буйлап сентябрь башында узды, анда шәһәрдә яшәүче төрле яшьтәге 60тан артык кеше катнашты.
Кәләшләр Чаллының барлык күренекле, матур урыннары буйлап узды, узгынчыларның игътибарын үзенә җәлеп итте, һәм әлбәттә инде, фотога һәм видеога төште. Автошәһәр визажистлары һәм чәчтарашлары кәләшләрнең образын тудыруда көчен кызганмады.
Кәләшләр парады туй хезмәтләре базарында катнашучы фотографлар, операторлар, визажистлар һәм стилистларны берләштерде. Шунлыктан бәйрәмне оештыручылар кәләшләр киң колачлы бәйрәмнең геройлары булган искиткеч көнне кабат исләренә төшерсеннәр һәм шәһәр фотографларына үз осталыгын күрсәтү мөмкинлеге тудыру өчен әлеге күргәзмәне үткәрергә булган да инде.
Күргәзмә кысаларында Чаллының Владимир Салман, Андрей Веретенников, Станислав Микульский, Инга и Виталий Зудиннар, Александр Быстров, Павел Морозов, Евгений Плишкин, Сергей Сергеев, Нина Догадина, Олеся Мальцева, Гузәл Мөбарәкшина, Виталий Скорняков, Игорь Копьев кебек танылган һәм яшь фотогарфлары, туйларны фотога төшерү осталарының эшләре тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәгә килүчеләрне Кәләшләр парадының кызыклы мизгелләрен чагылдырган фотоэшләр көтә, дип хәбәр итә Автошәһәр мэриясенең матбугат хезмәте.