Алдагы 4 елда Казанның тимер юл станцияләрендә 24 пассажир платформасы реконструкцияләнә

Шәһәр янында хезмәт күрсәтүче күчмә состав паркын яңарту, югары тизлекле хәрәкәт өчен яңа локомотивлар сатып алу да планга кертелгән
(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ», Айгөл Фәхретдинова). Универсиадага кадәр Казанның тимер юл инфраструктурасын модернизацияләү төп бурычларның берсе итеп куелган. Алдагы 4 елда тимер юл станцияләрендәге 24 пассажир платформасы реконструкцияләнәчәк. Бу хакта бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясе утырышында министрның беренче урынбасары Павел Чернов хәбәр итте. Заман таләпләрен истә тоткан төзекләндерү эшләре Дәрвишләр бистәсе, Юдино, Яңа Аракчино, Лагерная, Бишбалта, Вахитов. Әмәт, Новаторлар, Компрессорлар, Көнчыгыш Парк станцияләрендә, ЖБК, 793, 795, 797 км дигән тукталу платформаларында алып барылачак. Моннан тыш, шәһәр яны маршрутларына йөрүче электр поездлары өчен ремонт-экипировка депосы төзү нияте бар. Шәһәр янында хезмәт күрсәтүче күчмә состав паркын яңарту, югары тизлекле хәрәкәт өчен яңа локомотивлар сатып алу да планга кертелгән.