news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Хөкүмәт пенсияләрне индексацияләү тәкъдимен хупламады

Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге инициативаны ЛДПР фракциясе депутатлары һәм сенотор Сергей Леонов тәкъдим иткән булган.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Россия хөкүмәте эшләүче пенсионерларның пенсияләрен индексацияләү турындагы закрон проектын хупламады.

Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге инициативаны ЛДПР фракциясе депутатлары һәм сенотор Сергей Леонов тәкъдим иткән булган. Алар Дәүләт Думасына эшләүче пенсионерларның иминият пенсияләрен индексацияләүне кабат кайтару турындагы закон проекты әзерләп керткән.

Министрлар Кабинетыннан индексацияләүнең федераль бюджеттан өстмәмә чыгым таләп итүен әйттеләр, ләкин депутатлар финанс-икътисад нигезләмәсендә аларның кайсы чыганактан бүленәсен күрсәтмәгән. 

«Шул сәбәпле, Россия Федерациясе Хөкүмәте закон проектын хупламый», – дип, Россия Хөкүмәте матбугат хезмәтенең цитатасын китерә РИА Новости. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100