news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан җитәкчелеге коронавирус чикләүләрен кабат кертү өчен сәбәп юк дип саный

Лилия Галимова республикада Covid-19ның икенче дулкыны турындагы сорауга җавап бирде һәм безнең табиблар яңа инфекцияне ничек дәваларга кирәклеген белә, дип ышандырды.

(Казан, 23 сентябрь, Татар-информ», Динара Прокопьева). Татарстан хакимияте халыкны яңа коронавирустан яклау өчен катгый чикләүләргә әйләнеп кайту зарурлыгын күрми. Бу хакта Татарстан Министрлар кабинетында узган брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Бүгенге көндә бу җитди һәм катгый чараларга кире кайту кирәклеген күрмибез», — дип белдерде Галимова.

Матбугат хезмәте башлыгы шулай ук Татарстанда Covid-19ның икенче дулкыны турында сорауга да җавап бирде. Эпидемиологик вазгыятькә кагылышлы фаразлар ясау республика җитәкчелеге карамагында түгел, диде Галимова. Аларның бурычы — халыкны яклау өчен оператив эш итү.

«Эпидемиологик вазгыять бүгенге көндә тотрыклы, ә иң мөһиме — ул контрольдә тотыла. Пандемия белән очрашканда алдарак үткәрелгән оператив һәм мобилизацион эш нәтиҗәсендә, безнең койка-урыннар запасы җитәрлек. Бүгенге көндә без Covid-19 диагнозлы пациентларны ничек дәваларга, теге яки бу бүлеккә илтеп җиткерү логистикасын ничек үткәрергә икәнен беләбез», — дип аңлатты Галимова.

Оператив штаб элеккеге режимда эшли, аның эше йомшармады, дип ышандырды матбугат хезмәте җитәкчесе. Татарстан Президентына көн саен республикада эпидемиологик хәл турында хәбәр итәләр. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100