Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Коронавирус пандемиясе шартларында ихтыяҗ арткан белгечлекләр билгеле
Республика эш бирүчеләре 1,5 мең машина йөртүче һәм шул кадәр үк төрле юнәлештәге белгечләрне эзли.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанда коронавирус пандемиясе шартларында машина йөртүче, эшчеләр һәм монтажчы кебек һөнәрләргә ихтыяҗ арткан. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова хәбәр итте.
«Нинди белгечлекләргә ихтыяҗ аеруча зур? Беренче урында машина йөртүчеләр — 1,5 меңгә якын машина йөртүче кирәк. Икенче урында төрле юнәлештәге белгечләр — 1,5 мең вакансия бар. Контракт буенча хезмәт итү өчен яки Эчке эшләр министрлыгына хәрби хезмәткәрләргә ихтыяҗ зур — 1200 вакансия бар, һәм тагын монтажчыларга меңгә якын вакансия бар. Бу — иң кирәкле белгечлекләр.
Таҗетдинова бүгенге көндә квалификациясез хезмәткә ихтыяҗ булуын һәм хезмәт базарында меңнән артык шундый вакансия булуын әйтте.
Бүгенге көндә республикада рәсми рәвештә 77,7 мең эшсез кеше теркәлгән, бу узган атнага караганда 433 кешегә кимрәк. Эш бирүчеләр Татарстанның Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 46,9 мең вакансия турында мәгълүмат җибәргән. Атна дәвамында эш бирүчеләр 2226 яңа вакантлы эш урыннары тәкъдим иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз