Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казан зооботаника бакчасына дүрт гепард алып кайттылар
Казанлыларны «гепардлар өчен өй исемнәре» конкурсында катнашырга чакыралар.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). «Африка. Замбези елгасы» Казан зооботаника бакчасына дүрт гепард алып кайттылар. Алар Татарстан башкаласына Франциянең Монпелье шәһәре зоопаркыннан килделәр. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кыргый мәчеләрнең килүе апрельгә планлаштырылган иде, әмма дөньяда килеп туган санитар-эпидемиологик вазгыять белән бәйле рәвештә күчерелгән. Бүген Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары гепардларны күрә ала. Дүрт туган - Чил, Комо, Куатро һәм Чука - 2018 елның 29нчы ноябрендә Твист һәм Сита кушаматлы гепардлардан туган.
Казанга мәчеләр килү хөрмәтенә шәһәрлеләрне «гепардлар өчен өй исемнәре» конкурсында катнашырга чакыралар. Зооботаника бакчасына яңа күченүчеләр өчен исемнәрне рәсми инстаграм-аккаунтта тәкъдим итәргә була. 28 сентябрьдә зоопарк хезмәткәрләре иң ошаган 8 исемне сайлаячак һәм шәһәр халкы арасында ачык тавыш бирү игълан итәчәк. Казанлылар 4 исемне сайлагач, җиңүчене бүләкләячәкләр - конкурсның төп призы «Африка. Замбези елгасы» зооботаника бакчасына чакыру билеты булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз