news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Күпфункцияле үзәкләрдә өлкәннәргә электрон сервисларны үзләштерергә ярдәм итәчәкләр

Акция күпфункцияле үзәкнең барлык филиалларында узачак һәм бер атна дәвам итәчәк.

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Күпфункцияле үзәкләр 28 сентябрьдән 3 октябрьгә кадәр өлкән яшьтәге кешеләргә электрон сервисларны үзләштерүдә ярдәм күрсәтү атнасы уздырачак. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте.хәбәр итә.

«Белгечләр РФ һәм ТР Дәүләт хезмәтләре, Пенсия фонды порталларында шәхси кабинетны ничек булдырырга, дистанцион чит ил паспортын рәсмиләштерергә, машина йөртү таныклыгын алырга, хезмәт стажы һәм хезмәт хакы турында архив белешмәсенә заказ бирергә, торак-коммуналь хуҗалыклар өчен түләргә, табибка кабул итүгә язылырга, пенсионерларга тиешле ташламалар турында ничек белергә кирәклеген күрсәтәчәк», — дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә.

Ведомствода, күп кенә хезмәтләрне электрон рәвештә алу өчен, ЕСИА да исәпкә алу кирәк, дип аныкладылар. Бу хезмәт өлкән яшьтәге кешеләргә өстенлекле тәртиптә күрсәтеләчәк.

КФҮ хезмәткәрләре «Минем документлар» офисларын кабул итү залларында урнаштырылган кунак компьютерларында укулар үткәрәчәк. Акция күпфункцияле үзәкнең барлык 59 филиалында да узачак. Эш графигы буенча теләсә кайсы уңайлы вакытта мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100