Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Хезмәт министрлыгы Татарстандагы медицина хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакын атады
Республиканың хезмәт базарына медицина хезмәткәрләре җитешми.
(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Хәзерге вакытта Татарстанның хезмәт базарында 500-600 медицина хезмәткәренә ихтыяҗ бар. Бу хакта «Татар-информ»га биргән интервьюда Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова әйтте.
«Республиканың хезмәт базарында якынча 500-600 вакансия медицина өлкәсенә туры килә. Бүген сәламәтлек саклау системасында хезмәт хакы 18 меңнән 60 меңгә кадәр. Бу өлкәдә уртача хезмәт хакы — 35 мең», — диде Клара Таҗетдинова.
Бүген Татарстан буенча мәшгульлек хезмәтләрендә 77,7 мең эшсез кеше теркәлгән, бу узган атнага караганда 433 кешегә азрак. Эшсезләрнең 40 проценты — ир-атлар, 60 проценты — хатын-кызлар. Эш эзләүчеләрнең 13 проценты 50 яшьлекләр һәм аннан өлкәнрәкләр. Эшсезләрнең 26 проценты — 29 яшькә кадәрге кешеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз