news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан «кайнар линия» телефоннары эшли

1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр районда өлкәннәр ункөнлеге уза.

(Апас, 23 сентябрь, «Татар-информ», «Апастово-информ»). 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр районда өлкәннәр ункөнлеге уза. Аның кысаларында «кайнар линия» телефоннары эшли. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Әлеге чорда өлкәннәр өчен төрле чаралар оештырыла. Өлкәннәр өчен чәй табыннары әзерләнә, күчтәнәчләр таратыла. 4350 өлкән кешегә күчтәнәчләр әзерләнә. Мөмкинлеге чикләнгән өлкән кешеләр шулай ук игътибар үзәгендә булачак. Аларның өйләренә барып хәлләрен белү күздә тотыла. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина белдерде.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан районда «кайнар линия» телефоннары эшли. 21-0-80 (социаль яклау идарәсе) һәм 21-2-68 (район үзәк хастаханәсе) телефоннары аша сорау һәм тәкъдимнәрне җиткерергә мөмкин.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100