news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Алабуга пенсионерлары Өлкәннәр көненә азык-төлек җыелмалары алачак

Азык-төлек җыелмалары шәһәр мәктәпләрендә биреләчәк.

Алабуга пенсионерлары Өлкәннәр көненә азык-төлек җыелмалары алачак
«Новая Кама»

(Казан, 24 сентябрь, «Татар-информ»). 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Алабугада Өлкәннәр ункөнлеге узачак. Декада, гадәттәгечә, мәгариф учреждениеләрендә бәйрәм концертлары белән башлана, аларга бюджет өлкәсе пенсионерлары, микрорайонның өлкән яшьтәге кешеләре чакырыла. Аларның барысы да котлаулар һәм азык-төлек җыелмалары алачак. Бу хакта «Новая Кама» газетасы яза.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Яһүдина сүзләренчә, бүгенге көндә Алабуга районында 19 770 пенсионер яши. 6 277  кеше эшләгән предприятиеләр юк инде. Алар шәһәр башкарма комитетыннан 250 сумлык азык-төлек җыелмалары алачак. Шундый ук җыелмалар бюджет өлкәсендә хезмәт куйган пенсионерларга да биреләчәк.

«Азык-төлек җыелмалары шәһәр мәктәпләрендә биреләчәк.», — диде Лилия Яһүдина.

Өлкәннәр көненә багышланган тантаналы чара 1 октябрьдә,  13.00 сәгатьтә Мәдәният йортында узачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100