Татарстанда күчемсез милекне арестка алу мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачыла

Кайнар элемтә 24 сентябрь көнне 8-12 сәгать аралыгында эшләячәк.

(Казан, 23 сентябрь, "Татар-информ"). Россия реестрының Татарстан бүлегендә (Росреестр) күчемсез милеккә салым һәм арест салу мәсьәләләре буенча кайнар линия ачыла, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

"24 сентябрь көнне 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр гражданнар сорауларына җавап биреләчәк", - диелә хәбәрдә.

Кайнар линиянең Казандагы телефоны (843) 255-25-71, сорауларга арестларны дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Лилия Фәхретдинова җавап бирәчәк.  Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнарындагы телефоннарны rosreestr.tatarstan.ru сайтыннан карап була.