news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Кама укучылары эчке эшләр идарәсендә экскурсиядә булды

Укуын алга таба дәвам итәргә теләүчеләрне ведомстволы югары уку йортларына керү мөмкинлекләре белән таныштырдылар.

Түбән Кама укучылары эчке эшләр идарәсендә экскурсиядә булды

(Түбән Кама, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Туган як" ). "Хокук һәм һөнәр сайлау дәресләре" кысаларында, шәһәрнең 14 нче лицеенда укучы 10-11 нче сыйныф укучылары Түбән Кама эчке эшләр идарәсендә экскурсиядә булдылар. Бу турыда Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза җирле басма.

Лицеистларга башта полициядә эшләүчеләрнең хезмәте турында фильм күрсәттеләр. Аннан соң бу хезмәтнең авырлыклары, өстенлекләре турында сөйләделәр. Укуын алга таба дәвам итәргә теләүчеләрне ведомстволы югары уку йортларына керү мөмкинлекләре белән таныштырдылар.

Ә балигъ булмаганнар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре урамда һәм өйдә үтәлергә тиешле куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерделәр, җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм аларны бозган очракта административ һәм җинаять җәзасы турында сөйләделәр.

Балалар шулай ук эксперт-криминалистика бүлеге белән дә таныштылар. Тирда исә чын сугышчан коралларны үз күзләре белән күрделәр, спортзалда үз-үзеңне саклау алымнары белән таныштылар. Сүз уңаеннан, эчке эшләр идарәсендә бүгенге көндә бу лицейны тәмамлаган 32 хезмәткәр эшли.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot