Нурлат юлларын ремонтлау өчен зур күләмдә акча сарыф ителәчәк

Ул - 600 миллион сум чамасы.
(Нурлат, 23 сентябрь, "Татар-информ", "Нурлат-информ", Гөлназ Хәсәншина). Быел Нурлат районында төрле программалар буенча юлларны төзү һәм ремонтлау эшләре башкарылачак. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.Шул эшләрне башкарып чыгу өчен 600 миллион сум чамасы акча сарыф ителәчәк.