Кулланыла торган Казансу суының 23 проценты коммуналь-көнкүреш, эчү ихтыяҗларына китә

Аның каравы, 52 проценты авыл хуҗалыгы өлкәсенә сарыф ителә, дигән фикердә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының биоэкология кафедрасы доценты Е.Минакова

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Казанның үзәк гидрологик объекты булган Казансу елгасының су ресурслары хуҗалык эшләрендә кулланылуы беркемгә дә сер түгел. Шулай да, кайсы өлкәдә күпме су сарыф ителә икән?

Бүген ТР Фәннәр академиясендә уздырылган «Казан шәһәре эчендә 2013 ел Универсиадасы объектлары төзелеше шартларында Казансу елгасы» дигән темага «түгәрәк өстәл» утырышында Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының биоэкология кафедрасы доценты, география фәннәре кандидаты, ТР ФА карамагындагы экология проблемалары буенча гыйльми Совет әгъзасы Елена Минакова Казансу елгасы суының пычрану дәрәҗәсе һәм антропоген йөкләнеше буенча чыгышында шуның буенча мәгълүматлар китерде. Аның сүзләренчә, кулланыла торган Казансу елгасы суының  52 проценты авыл хуҗалыгы, 25 проценты сәнәгать предприятиеләре, 23 проценты гына коммуналь-көнкүреш һәм эчү ихтыяҗларында кулланыла.

Казансу суының составы сезонга карап үзгәрә. Мәсәлән, кышын һәм җәен елга җир асты сулыкларыннан су җыя, ә көзен һәм, бигрәк тә, язын - җир өсте суларыннан (яңгыр һәм эрегән кар). Ә Казансуны иң күп пычрата торганы – нефть продуктлары.