Казан пычрак су кулланмасын һәм Казансуны тәртипкә китерү өчен 18,3 млн. сум акча кирәк

Бәлки, Европа илләрендә кебек, шәһәр ихтыяҗларына су алдыру системасын су агымының югары урынына түгел, ә агымның түбән өлешенә урнаштыру тәҗрибәсе кулайрактыр, дигән фикердә КДУның биология факультеты деканы Р.Сабиров

(Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). 2013 елда Казанда булырга тиешле Универсиадага дип төзеләчәк кайбер объектлар Казансу елгасының уң ярына билгеләнгән. Хәзерге вакытта зур шәһәр уртасындагы ул участокта сазлыклар бар, ләм утырмалары катламы шактый күләмдә. Әлеге баткаклык чагыштырмача күптән түгел, Куйбышев су саклагычы төзелгәч, барлыкка килгән. Димәк, ул табигый сазлык түгел, табигый сазлык исә биофильтр ролен үти. Икенче яктан караганда, шәһәр уртасында биофильтр урынына сазлык саклап торудан битәр Казансу елгасында андый хәл китереп чыгармаслык итеп эшләргә, тирә-якны һәм суны пычратмаска кирәк. Шул вакытта биофильтрга да ихтыяҗ булмаячак.

Һәрхәлдә, Казан дәүләт университетының биология факультеты деканы Рушан Сабиров шундый фикер белдерә. Бүген ТР Фәннәр академиясендә уздырылган «Казан шәһәре эчендә 2013 ел Универсиадасы объектлары төзелеше шартларында Казансу елгасы» дигән темага «түгәрәк өстәл» утырышында Казансу елгасы ярында Универсиада объектлары төзелеше проектына биологлар карашы буенча ясаган чыгышында ул шул хакта сөйләде.

«Бәлки безгә, Европа илләрендә кебек, шәһәр ихтыяҗларына су алдыру системасын су агымының югары урынына түгел, ә агымның түбән өлешенә урнаштыру тәҗрибәсе кулайрактыр, шул вакытта суны пычрату күренешләре дә бетәр иде», - дип тәкъдим ясады ул. Р.Сабиров сүзләренчә, шәһәр пычрак су кулланмасын һәм экологик-икътисади бәяләмә буенча, Казансу елгасын экологик яктан тәртипкә китерү өчен 18,3 млн. сум акча кирәк булачак.