Иртәгә ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылыштагы бишенче утырышы уза

Көн тәртибенә кертелгән сораулар арасында ТР Дәүләт Советының РФ Дәүләт Думасына җибәрү өчен әзерләнгән “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлеше 251 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты - закон инициативасы да бар
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). ТР Дәүләт Советының дүртенче чакырылыштагы бишенче утырышы иртәгә -24 сентябрьдә Казанда чакырылачак.

Көн тәртибенә 42 мәсьәлә чыгару көтелә, аның 22е – Татарстан Республикасы закон проектлары, 11е – федераль закон проектлары, РФ субъектлары закон чыгару органнары закон инициативалары һәм мөрәҗәгатьләре. Республика закон проектларының 11е – беренче, 7се – икенче укылышта, 2се тулаем кабул итүгә чыгарыла. Бер закон проектын караудан алырга, берсенең срокларын озайтырга тәкъдим ителә. Көн тәртибенә кертелгән сораулар арасында ТР Дәүләт Советының РФ Дәүләт Думасына җибәрү өчен әзерләнгән “Россия Федерациясе Салым кодексының икенче өлеше 251 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты - закон инициативасы да бар.