“Иң яхшы шәфкать туташы” Казанда ярдәм күрсәтә

Чабаксар шәһәрендә медицина хезмәткәрләре арасында “Осталык һәм шәфкатьлелек” исемле төбәкара бәйге узды. Анда Казанның шәфкать туташы мактаулы исемгә лаек булды

(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”). Чабаксар шәһәрендә медицина хезмәткәрләре арасында “Осталык һәм шәфкатьлелек” исемле төбәкара бәйге узды. Анда табиблар Идел буе федераль округының “Иң яхшы шәфкать туташы”, “Иң яхшы фельдшеры” һәм “Иң яхшы табиб-акушеры” исемнәренә дәгъва итте.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә күрә, Татарстаннан бәйгедә башкалабызның 1-нче санлы ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең хирургия бүлеге шәфкать туташы Ләлә Хәбибуллина  ярышты. Бәхетебезгә, ул Идел буе федераль округының “Иң яхшы шәфкать туташы” номинациясендә өченче урынны яулады.