ТР прокуратурасының бүлек башлыгына Россия дәүләт бүләге тапшырылган

РФ Президенты Указы нигезендә, Руслан Хисмәтов күпьеллык намуслы хезмәте өчен II дәрәҗәдәге “Ватан каршындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнгән
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Мәскәүдә Россия Федерациясенең дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы узган. Бүләкләнүчеләр арасында Татарстан прокуратурасының судлар тарафыннан җинаять эшләре каралганда прокурорларның катнашын тәэмин итү буенча идарәнең кассация бүлеге башлыгы Руслан Хисмәтов та булган, дип хәбәр итә ТР прокуратурасының матбугат хезмәте.
РФ Президенты Указы нигезендә, Руслан Хисмәтов законлылыкны һәм хокукый тәртипне ныгытудагы казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен II дәрәҗәдәге “Ватан каршындагы казанышлары өчен” ордены медале белән бүләкләнгән.
Прокуратурада Руслан Хисмәтов 10 елдан артык эшли. Шунысын билгеләп узарга кирәк: дәүләт гаепләүчесе сыйфатында эшләгән чорда Хисмәтов үзен җаваплы һәм квалификацияле белгеч итеп күрсәтә белә. Республикада беренчеләрдән булып, җинаять эшләренең присяжныйлар суды тарафыннан тикшерелүенә һәм гаеплеләргә карата законлы суд карарлары чыгарылуына ирешә.
Хезмәт вазифаларын намуслы башкарганы һәм профессионализмы өчен Руслан Хисмәтовны республика прокуроры да берничә тапкыр бүләкли. Судларда җинаять эшләре каралганда дәүләт ягыннан гаепләүнең югары сыйфаты өчен РФ Генераль прокуроры фәрманы нигезендә, кыйммәтле бүләк тапшырылган.