Татарстанда быел 200 мең кеше наркотикларга тикшерү узарга тиеш

“Тестның максаты – наркоманнарны иртәрәк ачыклау”, - дип белдерә ТР Министрлар Кабинетының наркотикларга каршы көрәш алып бару эшен координацияләү бүлеге башлыгы Разыя Садыйкова
(Казан, 23 сентябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Агымдагы елның 8 сентябреннән Казанда, наркотиклар куллану-кулланмавын ачыклау максатында, 11500 укучы тест ярдәмендә тикшерелгән. Аларның җидесе наркоман дип табылган. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетының наркотикларга каршы көрәш алып бару эшен координацияләү бүлеге башлыгы Разыя Садыйкова хәбәр итте.
Гомумән алганда, Татарстанда ел ахырына кадәр 200 мең кеше тест узарга тиеш. Аларның 40 меңен армиягә китү мөмкинлеге булган яшьләр, 160 меңен укучы һәм студент яшьләр тәшкил итә. Моның өчен Татарстан бюджетыннан 30 млн. сум акча бүлеп бирү каралган. 100 мең кеше ел дәвамында тикшерү узган инде.
Билгеле булганча, республикада наркотикларга тест 2006 елдан бирле, 15 яшьтән башлап уздырыла. Шул ук вакытта укучыларның һәм студентларның ризалыгын алу да таләп ителә.
Р.Садыйкова тест процедурасын уздыру нисбәтеннән: “Бу чараның кирәклеген җәмгыятьтә һәркем аңларга тиеш. Беркем дә гаиләсендә наркоман булуын теләми. Тестның максаты да – наркоманнарны иртәрәк ачыклау”, - дип белдерде.
Наркотиклар һәм психотроп матдәләр әйләнешенә контрольлек итүче федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Валерий Абдуллин исә наркотикларны куллануны тикшерү буенча үткәрелгән тестларның максаты – кешеләрнең игътибарын җәмгыятьтә наркомания дип аталган проблемага игътибар иттерү булуын ассызыклап үтте.
План буенча яшьләрне бер елга бер тапкыр тикшерү көтелсә дә, кайбер урыннарда, уку йортлары җитәкчеләре белән килешеп, кисәк кенә килеп тикшерергә дә мөмкиннәр. Димәк, яшьләргә “тест уздым да, котылдым” дип, тынычланырга иртәрәк.