Төмән Хөкүмәте халыклар дуслыгын ныгыту юлында

Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев үткәргән ведомствоара комиссиянең утырышында экстремизмга каршы тору чаралары каралды
(Төмән, 23 сентябрь, «Татар-информ», Бибинур Сабирова). Төмән өлкәсе хөкүмәте ведостволары арасындагы комиссиянең чираттагы утырышында Грузия тарафыннан Көньяк Осетиягә булган һөҗүм нәтиҗәсендә килеп чыккан вәзгыять каралды.
Анда федераль һәм өлкә идарә органнарының һәм иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре, дин әһелләре катнашты, алар бүгенге вәзгыятьтә төбәгебездә экстремизм чагылышларын булдырмау чаралары турында сөйләшеп киңәштеләр.
Бу җәһәттән губернатор милләтләр арасындагы мөнәсәбәтләрне җайлауга игътибар артырга тиеш, дигән фикерен җиткерде киңәшмәдә катнашучыларга. Көнкүрештәге кечкенә генә бәрелешләр дә, башка диннәргә ихтирамсыз караш та җәмгыятьтә җитди киеренкелек тудырырга мөмкин, дип кисәтте ул. Төбәгебездә алып барыла торган милләтләрнең рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү буенча системалы эш нәиҗәсендә күпмилләтле төбәгебездә тынычлык сакланып килә, дип, шулай да хәзерге вакытта бу юнәлештәге эшкә игътибар тагын да көчәергә тиешлеген ассызыклап күрсәтте өлкә башлыгы.
Кавказ халыклары вәкилләре дә үз фикерләрен белдерделәр. Төбәгебездә мең ярым грузин милләтеннән булган кеше яши. Алар берләшмәсенең җитәкчесе Автандил Кация Төмән җирендә үз мәдәниятләрен саклау өчен мөмкинлекләр тудырган өлкә җитәкчелегенә олы рәхмәт белдереп:
«Кемнәрнеңдер амбицияләре аркасында килеп чыккан афәт безнең дуслыкны җимерә алмас, киләчәктә дә безне җылы кабул иткән, безгә эшләргә, милли үзенчәлекләребезне саклап яшәргә мөмкинлекләр тудырган бу төбәкнең үсешенә үзебездән лаеклы өлеш кертәчәкбез», - диде. Автандил Кация 40 ел яши икән инде Төмәндә, монда гади эшче булып килеп, зур төзелеш предприятиесенең җитәкче дәрәҗәсенә күтәрелгән.
Төмәндә 40 елга якын яшәгән, осетиннар милли оешманың җитәкчесе Валерий Кораев Төмән җирендә халыклар дуслыгы экстремизмга каршы тору өчен ышанычлы нигез булып тора, монда яшәгән грузин осетиннарга каршы сугыш ачарга әмер бирмәгән, күрше булып яшәгән, бергәләп эшләгән грузиннар белән осетиннар арасындагы дуслык какшамас, диде. Ул Төмән Хөкүмәтенә Осетиягә күрсәткән ярдәме өчен олы рәхмәтен белдерде, Осетияне яклап һәлак булган татар егете Рушан Абдуллинның гаиләсен иң якын туганнарыбыз итеп күрәбез, диде.
Төмән өлкәсеннән Осетиягә саллы ярдәм оештырылган. 56 мең кеше һәм 1210 оешма Осетиягә ярдәм счетына 28 миллион акча күчергән, өлкә Хөкүмәте 174 миллионлык ярдәм күрсәткән. Шул исәптән хәзерге вакытта Төмән ярдәме белән Цхинвалида бер балалар бакчасы торгызыла һәм 10 тиз җыела торган торак йорт төзелеп тора.
Бүгенге көндә дә Көньяк Осетия тирәсендә барган гаугалы ситуация милләтләр арасында тынычлык, татулык-дуслык мөнәсәбәтләрен саклау һәм ныгыту өчен идарә органнары белән гражданлык җәмгыятенең бергәләп җитди эш алып баруын таләп итә, дигән нәтиҗәгә килде булып үткән утырыш.